Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ренат Әюпов: Кариев театры «Һөнәр» фестивален кабул итеп алырга әзер
Казанның алты театр мәйданчыгында 6 – 11 декабрь көннәрендә “Һөнәр” Бөтенроссия яшь режиссура фестивале программасына кергән 23 спектакль күрсәтеләчәк.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры гамәлгә куеп ун ел дәвамында үткәргән «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивален быел Кариев театры үткәрә. Бүген оештыручылар «Татар-информ”да фестивальнең тарихы һәм быелгы үзенчәлекләре турныда сөйләделәр.
«Без бу фестивальне бик теләп кабул иттек. Техник яктан да, мораль яктан да без аны башкара алуыбызга ышанабыз», — диде Кариев театрының баш режиссеры һәм «Һөнәр» фестиваленең сәнгать җитәкчесе Ренат Әюпов. Ул Камал театрына рәхмәтләрен җиткерде, беренче елларда Камал театрының киңәшләре кирәк булу мөмкинлеген әйтте.
«Фәрит Бикчәнтәевнең төрле театрларда спектакльләр куйган укучылары күп. Фестиваль алар эшләрен күрсәтүдән башланган иде. Идеябезне ТР Мәдәният министрлыгы да хуплады. Без эшебезне 10 ел дәвам иттек. Озак үткәргәч, күзаллаулар тоныкланырга мөмкин. Фестиваль ул театрның административ ягын да ныгыта, бөтен эшчеләрен тонуста тота», — диде Камал театры директоры Илфир Якупов.
- Казанның алты театр мәйданчыгында 6 — 11 декабрь көннәрендә «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале программасына кергән 23 спектакль күрсәтеләчәк. Камал театры үзе фестивальдә өч спектакльдән торган «Яшьләр сишәмбесе» проекты белән катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз