news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ренат Харисның 85 яшьлек юбилеен Буада зурлап билгеләп үттеләр

Ренат Харисның 85 яшьлек юбилеен Буада зурлап билгеләп үттеләр
Фото: buinsk-tat.ru

Буа мәдәният йортында Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның күркәм юбилеена багышланган тантана узды. Бу хакта «Байрак» газетасы хәбәр итә.

Юбилярны, кунакларны һәм шагыйрьнең иҗатын үз итүче буалыларны китапханә хезмәткәрләре, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп коллективы фойеда каршы алды. Алар шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган бай эчтәлекле күргәзмә оештырганнар. Мәктәп укучылары исә яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләп, аны сәламләделәр.

Тантананың төп өлеше тамашачы залында дәвам итте. Анда шагыйрьнең тагын бик күп шигырьләре, җырлары яңгырады, котлау, рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре ирештерелде, истәлекләр барланды.

Тәбрикләү сүзләрен беренче булып муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов җиткерде. «Бүген без сезне аерым бер җылылык белән Буа җирендә сәламлибез. Күпьеллык хезмәтегез һәм әдәбиятка тугрылыгыгыз татар телен, мәдәниятне һәм традицияләрне саклауга зур өлеш кертә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади илһам телим. Шигырьләрегез укучылар күңелендә һәрвакыт яшәсен», — диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot