«Россия язучылары татар әдәбиятына һәрвакыт яхшы карадылар. Яхшы язылганны яхшы тәрҗемә иттеләр һәм безнең әсәрләрне дөнья мәдәнияте казанышы иттеләр.
Язучы әсәре – ул бөтен бер халык күңеле. Мин тәрҗемәчеләремә рәхмәтле. Без Россия Язучылар берлегеннән аерылып яшәдек, без дөнья әдәбияты белән элемтәдән, дөнья цивилизациясеннән актив изоляциядә идек. Бу корылтай глобаль мәсьәләне хәл итә – татар әдәбиятын дөнья мәдәниятенә кайтара.
Чувашның «Күп тә бетә, аз да җитә, бергә булуга ни җитә!» дигән мәкале бар. Бергә булыйк!» – дигән ул.
Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтаенда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.