Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ренат Харис: Шәрык илләре җитәкчеләре дә «Рәис» дип атала, «Рәис» сүзе күпкә өстенрәк
«Рәис»не «Председатель» дип тәрҗемә итәргә ярамый дип уйлыйм», - диде халык шагыйре.
Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе иясе Ренат Харис республика җитәкчесе атамасын «Татарстан Республикасы Рәисе» дип үзгәртү турында фикерен белдерде. «Якын Көнчыгыш илләре җитәкчеләре дә «Рәис» дип атала. Димәк, «Рәис» сүзе күпкә өстенрәк», – дип саный ул.
- Искәртеп үтик, Бүген Татарстан депутатлары республика җитәкчесенең яңа атамасын хуплаган карарны кабул итте. ТР Конституциясенә Татарстанның югары вазифаи заты атамасын үзгәртүне күздә тоткан төзәтмәләр белән закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Иң югары вазифаи зат «Татарстан Республикасы Рәисе» дип аталачак.
«Рәис» дип үзгәрткәнннәр икән, бу да начар түгел. Кытайның иң югары җитәкчесе, шулай ук, «Рәис - председатель» дип атала. Председатель һәм рәис - алар икесе бер сүз. Минемчә, ул сүз тәрҗемә ителмәскә тиеш. «Рәис»не «Председатель» дип тәрҗемә итәргә ярамый дип уйлыйм. «Раис Республики Татарстан» дип әйтергә кирәк», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз