news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ренат Харис: Республикабыз Рәисе халкыбыз тормышын алдынгылыкка чыгарырга омтыла

Ренат Харис: Республикабыз Рәисе халкыбыз тормышын алдынгылыкка чыгарырга омтыла
Фото: «Татар-информ» архивы

Халык шагыйре, публицист, Россия дәүләт премиясе лауреаты, Тукай премиясе лауреаты Ренат Харис, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 2026 елга Дәүләт Советына еллык юлламасы турында фикерләре белән уртаклашты. Юлламада Татарстан тормышының төп өлкәләренә кагылдылар. Рөстәм Миңнеханов төбәкнең социаль-икътисади хәленә җентекле анализ ясады, алдагы чорга Татарстан үсешенең стратегик бурычларын белдерде.

«Республикабыз Рәисе халкыбыз тормышын алдынгылыкка чыгарырга омтыла һәм бу эше аның килеп тә чыга. Мин бүген монда зур өметләр баглап килдем. Соңгы берничә елны гына алып күзәтү ясасак, Татарстаныбыз зур алгарыш кичерә. Аның тизлеге генә дә ни тора! Менә уйлап торам, киләсе елда да алдынгылыкны саклап калу дәвам итәчәк. Төбәктә авыл хуҗалыгы, мәдәният, белем һәм уку яки сәламәтлек саклау өлкәсе мәcьәләләре булсынмы – быелгы кебек матур үзгәрешләр белән яңарып торыр. Шундый өметләр белән бирегә килеп җиттем», – дип сөйләде әңгәмәдәш.

ТР Рәисе парламентарийларга еллык юлламасында алдагы елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел, ә герой-шагыйрь Муса Җәлил тууына 120 ел булачагын да искәртте.

Дәүләт чарасында Татарстан хакимиятенең барлык тармаклары җитәкчеләре һәм федераль хакимият органнары вәкилләре, шулай ук сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, иҗади интеллигенция, кече һәм урта бизнес предприятиеләре, сәяси партияләр, иҗтимагый берләшмәләр, дини конфессияләр, республиканың барлык муниципалитетлары вәкилләре катнашты. Барлыгы 670 кеше чакырылган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot