news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Харис: Һәркайда бронза, гранит һәйкәлләр бар, ләкин энциклопедия – ул иң зур һәйкәл

Буа якташлыгы идарә әгъзасы, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис һәр энциклопедия үз районының беренче дәрәҗәле һәйкәле булуын билгеләп узды. 

«Һәр районда бронза, гранит һәйкәлләр бар, ләкин энциклопедия – ул иң зур һәйкәл. Миннән Татарстанда нинди зур казанышлар булды дип сорасалар, иң беренче Татарстан үз энциклопедиясен, берничә томлы тарихын булдырды, дияр идем. Болардан да зур казаныш юк», - ди Ренат Харис.

Ул Буа энциклопедиясенә кертелгән 2,5 мең кеше язмышын һәркайсын роман итеп язып була, дигән фикердә. «Бармактан суырып китаплар язабыз. Татар әдәбиятында тарихи жанр дигән нәрсә начар хәлдә. Тарихи дип аталган кайбер романнар - маҗаралар жанрына керә торган әсәрләр. Районнар энциклопедияләрен карый башласаң, әллә нинди кызык әйберләр язып булыр иде», - дип саный халык шагыйре.

«Энциклопедия һәр кешенең өстәл китабы булырга тиеш. Энциклопедия белем генә биреп калмый, тәрбияли дә, кешене төгәл итеп яшәргә дә өйрәтә. Энциклопедиядән дә зуррак нәрсә була алмый. Өстәлдә иң беренчесе Коръән булса, икенче булып, район энциклопедиясе ятарга тиеш», - дип белдерде Ренат Харис.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100