Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ренат Харис: Фатих Кәрим сугышның башыннан ахырына кадәр фронтның алгы сызыгында була
Татарстанның халык шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче, Татарстанның Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге дәүләт премияләре, Башкортстанның Фатих Кәрим исемендәге премиясе лауреаты Ренат Харис фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең Бөек Ватан сугышында фронтның алгы сызыгында булганын әйтте.
«Язучыларның күбесе Бөек Ватан сугышы вакытында яу кырларында булганнар. Шуларның күбесе штабларда, фронт газеталарында журналист, редактор булып эшләгән. Бик сирәкләре генә сугышның башыннан алып ахырына хәтле окопларда булган. Фатих Кәрим – шул сирәкләр рәтендә тора. Ул Бөек Ватан сугышына киткәннән һәм һәлак булганчыга кадәр фронтның алгы сызыгында була. Фатих Кәрим сапер була, саперлар иң алдан юлны чистарта, шуннан соң гына пехота походка керә», - диде ул Фатих Кәримнең искә алу кичәсендә Татарстан Милли музеенда.
Аның әйтүенчә, Бөек Ватан сугышының иң авыр җирләрендә Фатих Кәрим була. «Шуңа карамастан, ул Гиннесс рекордлар китабына керерлек иҗат итә. 115 шигырь, тугыз поэма, ике повесть, бер пьеса яза. Шуларның барысы да исән-саулар. Ул шул дәрәҗәдә оешкан һәм үзенең иҗатын, тормышын оештыра белүче кеше була – бер бит кәгазен дә югалтмый, язгач, редакцияләргә җибәрә торган була», - диде Ренат Харис.
«Фатих Кәрим мылтыгының прикладына куеп басып, утырып, ятып шигырьләр язган. Алгы сызыкта булып та сугыш вакытында шулкадәр әсәр язган башка язучыны, шагыйрьне белмим. Фатих Кәримнән башка бер исемне дә әйтә алмыйм. Шуның өчен ул үзенең төп эшен йөз процент дәрәҗәдә әйбәт итеп, үзенең кем икәнлеген белеп, иҗатының татар халкына, Татарстанга, Советлар союзына ничек итеп хезмәт итәсен алдан күреп эш итә торган бөек шагыйрь», - диде Татарстанның халык шагыйре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз