news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Вәлиуллин XIX - ХХ йөздә чыккан татар телле дәреслекләр исемлеген тәкъдим итте

«Санкт-Петербург, Казан, Уфа һәм Оренбург архивларында эшләргә туры килде», - диде филология фәннәре кандидаты.

Ренат Вәлиуллин XIX - ХХ йөздә чыккан татар телле дәреслекләр исемлеген тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле, филология фәннәре кандидаты Ренат Вәлиуллин КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Казан федераль университеты нәшриятында басылып чыккан «Гуманитар фәннәр буенча татар дәреслекләре (XIX йөз азагы-ХХ йөз башы)» монографиясен тәкъдим итте.

«Бу милли мәгариф һәм татар халкының китап тарихын, архив документларын, әлегә кадәр билгеле булмаган революциягә кадәр басылып чыккан дәреслекләр нигезендә эшләнгән монография. Китап ике тапкыр татар телендә басылып чыккан иде, монографиядә мәгълүматларны камилләштереп, бүген аны рус телендә тәкъдим итәм. Биредә татар дәреслекләренең тулы исемлеге бирелде», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, ул әлеге тема белән биш ел буе шөгыльләнгән. «Эшләү географиясе киң булды. Шушы вакытта ике айга якын Санкт-Петербург китапханәләре, архивларында, Казан, Уфа һәм Оренбург архивларында эшләргә туры килде. Исемлектәге китапларның һәрберсен кулга тотып карадым. Кулга тотып карамыйча, мондый хезмәт язып булмас иде. Монографияне язганда төп нөсхәләр белән эшләдем. Дәреслекләрнең барысы да гарәп графикасында», - ди ул.

«Татар телле дәреслекләрнең гомуми тиражы бишәр миллион булган. Бу гаҗәп дәрәҗәдә зур күрсәткеч. Укучыларга аларның күбесе бушка таратылган, дәреслекләрне меценатлар чыгарган. Хәзер китап чыгаруны күп кеше бизнеска әйләндерә. Әмма ул вакытта меценатлар мәдәни-агарту эшен өстен күргән», - диде Ренат Вәлиуллин.

Белгеч моңа кадәр XIX йөз азагы-ХХ йөз башында чыккан татар телле дәреслекләр исемлеге булмавын әйтте. «Бу бик кирәкле эш. Татар халкының көнкүреше, мәдәнияте җыр-биюдән генә тормый. Безнең китап байлыгыбыз, тарихыбыз булган. Без аны киң җәмәгатьчелеккә күрсәтергә тиеш. Тормышның билгеле бер этабын узгач, тәҗрибә туплана. Тәҗрибә белән уртаклашасы килә башлый. Бүген дә мин бу очрашуда студентларга фикер-теләкләремне җиткердем», - диде ул.

«Ренат Вәлиуллин - Арча районыннан. Казан дәүләт университетында татар теле, әдәбияты һәм тарихы өлкәсендә белем алды, республикабызның төрле оешмаларында эшләде. 2015 елдан Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле. Ул бик үзенчәлекле шәхес. Дәүләт хезмәтендәге эшчәнлек белән генә түгел, фән белән дә җитди шөгыльләнә», - диде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов эчтәлекле чыгышы өчен Ренат Вәлиуллинга студентлар исеменнән рәхмәтен җиткерде. «Сез безнең бүлекне тәмамлап, бүгенге көндә фәнни яктан да, иҗади яктан да зур уңышларга ирешкән шәхес. Безнең студентларыбызга үрнәк булып торырдай шәхес Сез», - диде ул.

Ренат Вәлиуллинның фәнни җитәкчесе – филология фәннәре докторы, галим, библиограф Әбрар Кәримуллин булган. «Фәнни хезмәтемнең темасын да Әбрар ага тәкъдим иткән иде. Әбрар абый дүрт аспирант алган иде. Яклау этабына бер мин генә килеп җитә алдым. Хезмәтемнең соңгы этабын ул хастаханәдә ятканда тикшерде. Әбрар абый вафат булып, ике ай узганнан соң яклау булды», - дип искә алды Ренат Вәлиуллин.

«Әти-әниемә рәхмәтлемен, алар миңа дөрес тәрбия бирде, тормышта дөрес яшәү принципларын аңлатты. Шуңа да, аларның киңәшләренә колак салганга күрә, мин шушы дәрәҗәгә ирешә алганмындыр. Дусларыма да рәхмәтлемен. Минем өчен зур этапларның берсе – хәзерге вакытта даими вәкил буларак, республикабызны Санкт-Петербугта күрсәтә алу. Ул бик җаваплы эш», - диде монография авторы һәм киләчәктә дә эзләнү эшләрен дәвам итәчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100