Алдан тавыш бирүгә кандидатурамны куеп карадым. Парламент һәрдаим көчле составы белән бөтен позицияләрне, иң беренче чиратта, республика мәнфәгатьләре һәм илебез иминлеге өчен юнәлдереп эшләделәр. Чын мәгънәсендә үзебезнең яхшы гына юнәлешләр бар. Республиканың алда булуы чыннан да парламентның да шундый дөрес һәм матур форматта эшләвеннән, үзебезнең мәнфәгатьләрне дөрес итеп күрсәтә алу һәм аларны яклаудан тора.
Хәзерге эшчәнлек милләтара, динара татулыкны саклау юнәлешендә. Ассамблеянең төп эше дә шуннан гыйбарәт. Үзебезнең составка кергән барлык милли оешмалар белән эшчәнлекне алып барабыз. Четерекле мәсьәләләр килеп чыкканда, аларны хәл итү юлларын эзләү кирәк. Миграция сәясәте, читтән килгән эшчеләрнең монда адаптация мәсьәләләре бар.
Татарстанда яшәгән барлык халыкларның милли хәзинәләрен саклау – телне үстерү, мәдәниятләрен дөрес форматта алып бару мөһим. Милли мәдәният кенә түгел, төрле халыкларның Россия законнарына буйсынып яшәве буенча эшчәнлекне алып барабыз. Парламент кысаларында бу мәсьәләләрнең мөһимлеген аңлыйбыз.
Читтән булган басымны карыйк: оппонентларның төп теләге – Россиянең эчке халәтен көчсезләндерү, милләтара мәсьәләләрне куерту. Моны интернет киңлекләрендә дә күп күрәбез. Халык белән эшне дөрес алып бару, кануннар белән хәл итү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Депутатлыкка узу уңай хәл ителгән очракта, шушы юнәлештә эшчәнлекне алып барырга исәплибез.
Депутат булырга теләүче милләттәшебезнең уй-хыялларын «Интертат» сайты өчен Гөлнар Гарифуллина белеште.