news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ренат Вәлиуллин турында: Питерда татар җәмгыятен үстерү өчен файдалы эш башкарды

Ренат Вәлиуллин турында: Питерда татар җәмгыятен үстерү өчен файдалы эш башкарды
Фото: «Татар-информ»

Бүген Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы элеккеге даими вәкиле, ә хәзер Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин үзенең туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан «Питер.Татар» порталы аны туган көне белән котлаган.

Ренат Вәлиуллин Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле булып 2014–2025 елларда хезмәт итә. Шул вакытта ул төбәкнең татар җәмгыятенең үстерүе өчен бик күп файдалы эш башкара. Татар теле курсларын һәм татар мәдәни чараларын үткәрә торган Каюм Насыйри институты һәм Чайковский урамындагы Санкт-Петербург Татар мәдәни үзәге ачылуында, Төньяк башкалада яшәүче татар рәссамнарын, сынчыларын җыеп, аларның әсәрләренең күргәзмәләрен үткәрә башлавында, күп еллар буе Сабантуй бәйрәмнәрен оештыруда, «Питер.Татар» порталын башлап җибәрүдә дә катнаша ул. Хәзер дә Ренат Нәкыйф улы, Татарстанда эшләсә дә, Петербургны һәм Петербург татарларын онытмый.

«Питер.Татар» порталы исеменнән чын күңелдән Сезне туган көнегез белән котлыйбыз һәм Сезнең мөһим эшегездә уңышлар телибез, хөрмәтле Ренат Нәкыйф улы!» – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot