Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ренат Вәлиуллин «Татар-информ» турында: Сез – мәгълүмат кырының көзгесе
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын якынлашып килүче 35 яшьлеге белән котлады. «Сез – мәгълүмат кырының көзгесе», – дип бәяләде ул безгә әйткән сүзендә.
«Татар-информ» – ул безнең иң яхшы баручы, барлык яңалыкларны беренче бирә торган көчле агентлык булып тора. Бу республиканың бик зур горурлыгы. Мин аны Татарстанны чит төбәкләр белән генә түгел, чит илләр белән дә бәйләүче бер күпер итеп күз алдына китерәм. Үзем тугыз ел Татарстаннан читтә – Санкт-Петербургта эшләү дәверендә, без үзебездә булган барлык яңалыкларны беренче итеп порталыбызга биреп бара идек. Аны параллель рәвештә «Татар-информ»га җибәрә идек. Кайчакта үзебездә генә биргән материаллар да була иде, ә «Татар-информ» журналистлары, редакторлары бездән карап, агентлык сайты битенә дә урнаштырып бара иде», – диде Ренат Вәлиуллин.
Ул агентлыкның оператив эшләвенә игътибар юнәлтте. «Карап барам: хәтта минут эчендә берничә мөһим хәбәр чыгып тора. Без мәгълүмати дулкын эчендә яшибез, безгә мәгълүматны вакытында төпле һәм ышанычлы чыганаклардан алырга кирәк. Бу яктан, «Татар-информ» профессиональ эшләве, һәр мәгълүматны тикшереп, яхшы форматта, беренче биреп баруы белән аерылып тора», – дип билгеләп узды.
«Күп кенә мәгълүмат чаралары үзләренә «хайп» эзләп, үзләренә кешеләрне дөрес булмаган мәгълүмат, күңелләренә тия торган әйберләр белән җәлеп итсә, сез бары тик дөреслек яклы. Барлык укучыларга да кызыклы, яхшы мәгълүмат кына биреп барасыз», – дип искәртте Ренат Вәлиуллин. Ул «Татар-информ»га алга таба да уңышлар теләде. «Татар-информ»ны шушы матур дата белән тәбрик итәм. Алга таба да шулай эшләргә насыйп булсын!» – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз