news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Вәлиуллин: Республикабызның әйдәп баручы төбәк булуы - халыкның бердәмлегендә

Ренат Вәлиуллин: Республикабызның әйдәп баручы төбәк булуы - халыкның бердәмлегендә
Фото: © «Татар-информ», архив

Татарстан халыклары Ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның парламентка еллык юлламасында әйткән сүзләренә карата фикере белән уртаклашты.

«Рәиснең еллык юлламасы ул бөтен республика өчен иң мөһим документларның берсе булып тора, чөнки монда эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясау белән бергә, алдагы елда нинди мәсьәләләргә игътибар бирергә кирәкле дә карала. Монда икътисади, социаль юнәлешләр белән беррәттән, нинди законнар кабул итү халкыбызның тормышын яхшырак якка үзгәртәчәге карала», – диде ул.

Ренат Вәлиуллин Татарстанның әйдәп баручы төбәк булуы республика халкының бердәм булуы белән бәйле, диде.

«Бүген бик күп мәсьәләләр каралды. Республикабыз Россия күләмендә әйдәп баручы төбәк булып тора. Бу – республика халкының бердәм булуы һәм динара, милләтара мөнәсәбәтләрнең яхшы булу нәтиҗәсе. Татарстанның күпмилләтле халкының телләрен һәм мәдәниятләрен үстерүгә бәйле нәтиҗәләр дә ясалды. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Ассамблеясының зур эш алып баруын билгеләп үтте», – ди ул.

«Алга таба үзебезнең икътисади үсеш юнәлешендә, республикага килүче мигрантлар эшчәнлеге буенча законнарны карарга кирәк, Татарстан Рәисе дә алар белән эшчәнлекне дөрес форматта алып бару мөһимлеген билгеләп үтте», – дип, планнар белән уртаклашты Татарстан халыклары Ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе.

Шулай ук ул, Татарстан Рәисе әйткән сүзләргә кушылып, илебез алдында торган авыр вазгыятьне бары тик бергә булганда гына хәл итеп булуын әйтте.

«Чыннан да, Рәис әйткәнчә, без бергә булганда көчле, һәм республикабыз, илебез алдында торган авыр вазгыятьне бергә булганда гына хәл итә алабыз. Без алга таба эшләү өчен мөһим нәтиҗәләр ишеттек, һәм бүгеннән юллама буенча эшчәнлекне башлыйбыз», – дип сөйләде Ренат Вәлиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100