news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ренат Вәлиуллин Казан федераль университетында үзенең монографиясен тәкъдим итте

Казан федераль университеты җитәкчелеге чакыруы буенча 15 декабрьдә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллинның «Татар дәреслекләре (XIX - XX гасыр башы)» монографиясен тәкъдим итү кичәсе булды. Монография КФУ нәшриятында чыгарылган. Вәкиллек шул турыда хәбәр итә.

Ренат Вәлиуллин танылган галим-библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы Әбрар Кәримуллинның укучысы. Ул укытучысының эшен дәвам итеп, җитди тикшеренүләр үткәрде. Вәлиуллин үз алдына XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында гуманитар фәннәр буенча милли уку йортларында татар дәреслекләрен куллануны һәрьяклап өйрәнү максатын куйган.

Монография – Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан кебек фәнни үзәкләренең китап саклау урыннарында күпьеллык тикшеренүләр, эзләнүләр һәм табышлар нәтиҗәсе.

Шулай ук университетның актлар залында Татарстан Республикасының Даими вәкиле КФУ студентлары белән очрашты. Анда Ренат Вәлиуллин Даими вәкиллек эшчәнлеге, Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә тормышка ашырылган төп проектлар һәм монографияне әзерләү этаплары турында сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot