Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ренат Вәлиуллин: Телне саклар өчен мәгариф системасы да булу зарур
Бөтендөнья татар конгрессы сайтында Римзил Вәлиев һәм Ренат Вәлиуллин милли тормыш, татар теле турында сөйләшә.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин татар телен саклау өчен мәгариф системасы да булырга тиеш дип саный. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең урынбасары Римзил Вәлиев белән әңгәмәсендә әйткән.
«Татар телен гаиләдә саклап калып була, әмма мәктәп, мәгариф системасыз аны тулысынча эшләү мөмкин түгел. Телне гаиләдә генә өйрәтеп бала дөрес яза алмаячак. Бөек шагыйрьләр тумаячак», — ди Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле.
Римзил Вәлиев фикеренчә, татар телен саклауны гаиләдән башлап, мәктәп һәм мохиттә дәвам итәргә кирәк.
«Менә шушы без сезнең белән сөйләшкән кечкенә генә милли төркемнәр, оешмалар, үзәкләр мохитнең башы булып торалар һәм алар милли халәтнең үсешенә китерә ала, минемчә. Бу глобализация чорын үзебезнең файдага кулланырга кирәк», — ди Ренат Вәлиуллин.
«2021 елда татар яшәгән һәр урында, һәр почмакта милли үзәк булсын һәм татарлар татарча яшәргә тырышсын дигән тәкъдим кертү урынлы булыр», — диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең урынбасары Римзил Вәлиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз