news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Вәлиуллин татар халкының вакытлы проблемалары узачак дип саный

Ни генә булса да, татарлар үзләренең татарлыкларын саклап калырга тиеш, ди ТРның Санкт-Петербург шәһәрендәге вәкиле.

Ренат Вәлиуллин татар халкының вакытлы проблемалары узачак дип саный
Ильнар Тухбатов

(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин татар халкының вакытлы проблемалары узачак дип саный. Ни генә булса да, татарлар үзләренең татарлыкларын саклап калырга тиеш, диде Ренат Вәлиуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында.

“Милләтнең начар якларыннан бигрәк аның яхшы якларын, алга матур үзгәреш баруын күрәм. Ә инде вакытлы проблемалар барысы да узачак. Бу урында бер мәзәк искә төшә. Муллага бер абзый килә: «Тормыш бик авырга китте, хәзерге вакытта нишләргә икәнен дә белгән юк», - дип әйтә икән. Мулла: «Бер кәгазь ал да, «Һаман да болай булмас» дип яз», - дигән. Язган, стенага элеп куйган, күпмедер вакыттан соң, муллага барган. «Бик булышты, һәр көн иртә белән шуны карыйм, үземдә күңел халәтен күрдем. Эшләрем дә җайланып китте, барысы да яхшырды. Хәзер тормыш бик әйбәт. Теге язуны алсам буламы?»- дигән. «Юк, ул язу торсын, һаман да болай булмаячак», - дигән мулла”, - дип сөйләде ТРның Санкт-Петербург шәһәрендәге вәкаләтле вәкиле.

Ренат Вәлиуллин “Татар-информ” хәбәрчесенең татар халкының киләчәген күзаллау бармы, дигән соравына татарлар бик яхшы, матур киләчәккә килеп җитәчәк - бу турыда минем аз гына да шигем юк, дип җавап бирде. “Татар милләтенең үсеш этапларын, үзем тарихчы буларак, уйлап караганым бар. Ул һаман да дулкын кебек барган: төшү, менү. Үзебез күрдек инде, 90нчы елларда бер чор дәверендә идек. Дәүләт Советы янында, бер атна шуннан китмичә, шунда палаткада яшәгәнебезне дә хәтерлим. Ул этаплар булды, нинди эйфория халәтендә яшәгәнебезне хәтерлим. Аннан соң күпмедер шул халәт торды, аның аска төшү дәверен хәзер күрәбез. Әмма ул аска төшү һаман да дәвам итәргә тиеш түгел, ул каядыр барырга тиеш. Билгеле, барлык уйлаган сүзләремне әйтеп бетерергә мөмкинлек юк та. Ни генә булса да, татарлар үзләренең татарлыкларын саклап калырга тиеш. Ул бик яхшы, матур киләчәккә килеп җитәчәк - бу турыда минем аз гына да шигем юк. Мөхәммәт абый Мәһдиев әйтмешли, без күрербезме, юкмы, әмма ул вакыт булырга тиеш, Алла боерса”, - диде Ренат Вәлиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100