news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Вәлиуллин: Медиафорум нәтиҗәсендә татар журналистларының социаль челтәре оешты

III Санкт-Петербург татар медиафорумы Италия, Финляндия, Австралия, Болгария, Кыргызстан кебек илләрдә, Россиянең төрле төбәкләрендә эшләүче татар журналистларының тәҗрибәсе белән таныштырган.

Ренат Вәлиуллин: Медиафорум нәтиҗәсендә татар журналистларының социаль челтәре оешты
Максим Кәримов

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Санкт-Петербург татар медиафорумы нәтиҗәсендә татар журналистларының социаль челтәре оешуын әйтте.

21 ноябрьдә онлайн форматта III Санкт-Петербург татар медиафорумы үтте. Форумны оештыручыларның берсе Ренат Вәлиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә аның нәтиҗәләре турында сөйләде.

«Өченче мәртәбә уздырылган медиафорум үзенең кирәклеген күрсәтте. Елдан-ел аның географиясе киңәя бара. Италия, Финляндия, Австралия, Болгария, Кыргызстан кебек илләрдә, Россиянең төрле төбәкләрендә эшләүче татар журналистларының тәҗрибәсе белән таныштык. Һәркем төрле җирдә үзенчә яши, үз казанында кайный. Бер-беребезне күрү, ишетү, уртак проблемаларны уртага салып сөйләшү бик кирәк», — диде Ренат Вәлиуллин.

Ренат Вәлиуллин һәр медиафорум саен модераторлар һәм чыгыш ясаучылар үзгәреп торуын әйтте. Катнашучылар өчен бу яңа фикер ияләрен ача. Өченче форумның конкрет нәтиҗәләрен вакыт күрсәтер, ә узган елгысының берничә файдасы булган. Шуларның берсе — татар журналистларының берләшүе.

«Икенче форумда татар журналистларының социаль челтәрен булдыру мәсьәләсе күтәрелгән иде. Бүгенге көндә ул инде эшли. Форумны алга таба да алып барачакбыз», — диде Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле.

Форумда катнашучылар Санкт-Петербург шәһәрендә барган татар медиатормышы белән дә танышты. «Нур» дип аталган беренче татар газетасы Санкт-Петербургта нәшер ителгән. Аны чыгаручы Аятулла Баязитов публицист кына түгел, ә танылган дин белгече, имам, җәмәгать эшлеклесе буларак та таныштырылды. Бөтен дөнья буйлап сибелгән татар журналистларын туплауны Санкт-Петербург татарлары үз өсләренә алуы очраклы түгел.

«Медиафорумның төп оештыручысы Piter.tatar порталы булды. Ул Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә барлык татар оешмаларының мәгълүмати үзәгенә әйләнде. Аның нигезендә „Файда“ порталы, „Мирас“, „Морзалар“ оешмаларының порталлары эшләп китте. Мондый ресурсларга ярдәм дә кирәк. Аларны берничә энтузиаст кына алып бара алмый», — диде Ренат Вәлиуллин.

Татар җәмәгатьчелегенең Piter.tatar порталын булдыру хыялы Равил Закировның кирәкле вакытта килеп чыгуы белән тормышка ашкан. Ул шушы порталны үзе алып бара. Аңа хәбәрчеләр эчтәлекнең 90 процентын авторлык мәкаләләре белән тутырырга ярдәм итә. Ренат Вәлиуллин порталның иганәчеләр ярдәм хисабына эшләвен әйтте.

«Өченче медиафорумны үткәрүдә безгә „Татмедиа“ агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы нык ярдәм итте. Форумда аларның җитәкчеләре Айдар Сәлимгәрәев һәм Данис Шакиров катнашучыларны шәхсән сәламләде. Минем моңа күңелем булды. Бик зур рәхмәт аларга. Дәүләт органнарының шушында килеп керүе безнең өчен мәртәбә», - диде Ренат Вәлиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100