Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ренат Вәлиуллин: Интернет технологияләр үзебезне күрсәтергә мөмкинлек бирә
Бөтендөнья татар конгрессы сайтында Римзил Вәлиев һәм Ренат Вәлиуллин милли тормыш турында сөйләшә.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин интернет технологияләр үзебезне күрсәтергә мөмкинлек бирә дип саный. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең урынбасары Римзил Вәлиев белән әңгәмәсендә әйткән.
«Бүгенге вазгыятьтә интернет технологияләр үзебезне күрсәтергә мөмкинлек бирә. Без хәтта дөнья күләменә чыга алабыз. Мәсәлән, медиа форумда чит илләр дә катнаштылар. Конгресс, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе берничә җыелышын онлайн форматта үткәрде. Бу механизмны алга таба да кулланырга кирәк», — ди Ренат Вәлиуллин.
2020 елда Санкт-Петербург шәһәрендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән онлайн-концертны өч меңгә якын кеше караган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз