Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ренат Вәлиуллин: Интернет ресурслар һәм басма матбугат бер-берсенә конкурент түгел
Ул татар сайтлары, татар матбугат басмалары җитәкчеләре һәм татар блогерларының берлеге төзелгәнен әйтте.
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасының Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Интернет ресурслар һәм басма матбугат бер-берсенә конкурент түгел, дип саный.
«Кемнәрдер Интернет басма матбугатны юкка чыгара ди, ләкин Интернет ресурсларын басма матбугатта бик яхшы кулланырга була. Алар бергә барса, киләчәге бар. Шактый яхшы эшләүче порталлар бар», — диде Ренат Вәлиуллин «Татмедиа» Республика агентлыгының коллегия утырышында.
Ул татар сайтлары, татар матбугат басмалары җитәчеләре һәм татар блогерларының онлайн форматта эшләүче берлеген төзү турында фикерләшкәннәрен әйтте.
«Питер.татар» порталы базасында андый берлек булдырылган. «Редакторлар белән элемтәдә торабыз. Үзебезнең хештэгларны булдыру турында уйлыйбыз», — дип белдерде Ренат Вәлиуллин.
Аның фикеренчә, порталлар, сайтлар газета-журналлар күбесе рус телендә эшләсә дә, аларның мөмкинлекләрен татар телен пропагандалау юнәлешендә кулланырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз