Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ренат Вәлиуллин: Глобализация шартларында татарлар пессимизмга бирелергә тиеш түгел
Бөтендөнья татар конгрессы сайтында милли тормыш турында фикер алышканнар.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина).Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин глобализация шартларында татарлар пессимизмга бирелергә тиеш түгел дип саный. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең урынбасары Римзил Вәлиев белән әңгәмәсендә әйткән.
«Мин глобализация шартларында без пессимизмга бирелергә тиеш түгел дип саныйм. Милләт бар һәм ул яшәячәк. Минем моңа иманым камил. Инкыйраз дип Гаяз Исхакый үз фикерен әйткән. Минеке алай түгел. Милләтебез көчле. Безнең милли рухыбыз бар. Без Татарстанга нәрсә бирергә дигәнне дә уйларга тиеш, чөнки ул безнең тарихи ватаныбыз. Ул көчле булса, без дә көчле булабыз. Безнең яклаучыбыз бар», — ди Ренат Вәлиуллин.
Аның фикеренчә, нәтиҗәлерәк эшләү өчен стратегиядә төгәл эш программасы бар. «Стратегия — ул безнең агачның кәүсәсе. Аның яфракларын без үстерергә тиеш. Алга таба ничек итеп эшләү безнең үзебездән тора», — ди Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз