news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ренат Тимерҗанов Татарстан буенча баш федераль инспектор вазифасыннан китте

Россия Президентының Татарстандагы элеккеге вәкиле Игорь Комаровның ярдәмчесе булып кала.

Ренат Тимерҗанов Татарстан буенча баш федераль инспектор вазифасыннан китте
архив/Михаил Захаров

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов пенсиягә чыгу сәбәпле отставкага китте. Бу хакта «Татар-информ»га РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппаратында хәбәр иттеләр.

«Ренат Тимерҗанов 9 гыйнвардан лаеклы ялга чыкты. Ул РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров ярдәмчесе булып кала», — диделәр ведомствода.

Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор вазифасы вакытлыча вәкаләтле вәкилнең 42 яшьлек ярдәмчесе Алексей Симоновка йөкләнде.

Ренат Тимерҗанов Татарстанда туксанынчы еллар ахырында киң танылу алды. Эчке эшләр министрының беренче урынбасары буларак, ул оешкан җинаятьчел төркем белән көрәшкә кураторлык итә. Республикада Тимерҗанов исеме белән «Казан феномены баешы»н бәйлиләр.

Ренат Тимерҗанов ТР буенча баш федераль инспектор вазифасында РФ Президенты Владимир Путинның указларының һәм йөкләмәләренең, шул исәптән милли проектларны гамәлгә ашыру линиясе буенча да, үтәлешен контрольдә тотты.


news_right_1
news_right_2
news_bot