Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ренат Таҗетдинов Илһам Шакировның моң турында мәкаләсен фәнни дәрәҗә якларлык дип бәяләде
"Бу начар көннәребезнең ахыргысы булсын иде”, - диде Ренат Таҗетдинов Илһам Шакиров белән бәхилләшү мәрасимендәге чыгышында.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, күренекле драма артисты Ренат Таҗетдинов мәрхүм Илһам Шакировның бер мәкаләсен искә алып, аны моң турында фәнни эш дәрәҗәсендә дип билгеләп үтте. Ул бу хакта Илһам Шакиров белән бәхилләшү мәрасимендәге чыгышында әйтте.
“2019 ел начар хәбәрләр белән башланып китте. Бу арада гына күренекле табибыбыз Ринат Галиевны озаттык. Хәзер инде бөтен халык яраткан Илһамыбызны озатабыз. Бу начар көннәребезнең ахыргысы булсын иде”, - диде Ренат Таҗетдинов.
“Илһам Шакировның Фәридә Кудашева турында бер мәкаләсен хәтерлим. Ул кандидатлык һәм докторлык яклый алырлык эш иде”, - дип дәвам итте Ренат Таҗетдинов. Ул Илһам Шакиров белән гомер буе дуслар булуын, аның театрны яратуын, бик ярдәмчел булуын искә алды.
- Татар җәмәгатьчелеге бөек татар җырчысы белән Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт һәм опера һәм балет театрында бәхилләште. Бәхилләшү мәрасимендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев һәм башкалар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз