news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Шәмсетдиновның 50 яшьлеге уңаеннан «Алай түгел, болай ул» бенефис-спектакле була

18 ноябрьдә 18:30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдиновның 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Туфан Миңнуллинның «Алай түгел, болай ул» бенефис-спектаклен тәкъдим итә.

Спектакль алдыннан артистны тәбрикләү булачак. Әлеге чарага хезмәттәшләре, татар театрлары вәкилләре, якташларының килүе көтелә. Бу турыда Тинчурин театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ренат Габдрахман улы Шәмсетдинов Тинчурин театрында 1991 елдан бирле эшли. Төрле пландагы комик, драматик, социаль характердагы рольләрне башкару остасы. Тамашачылар аеруча ул гәүдәләндергән «Әйдә барыйк, кызлар карыйк»тагы Әфләтүнен, «Гөлшаян»да Фәйзелкәбир образын, «Гашыйклар тавы» спектаклендәге Мирсәетен яратты. Күптән түгел театр сөючеләрне яңа рольләре белән сөендерде – «Беренче театр» спектаклендә Хәмзә байны, «Ал яулык, зәңгәр шәл»дә Нәҗипне уйнады, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100