Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ренат Мамин: «Каракүз» фестивалендә креатив мохит формалаша, яңа продуктлар туа
«Каракүз» фестивалендә креатив мохит формалаша, яңа продуктлар туа. «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында шул хакта сөйләде.
«Татнефть» компаниясе өчен мәдәнияткә ярдәм – социаль сәясәтнең аерылгысыз өлеше. Без аңлыйбыз: кешеләргә хезмәт өчен генә түгел, бай мәдәни тормыш өчен дә шартлар булырга тиеш. «Каракүз» проект кына түгел, зур синергетик программа да. Ул мәдәният, сәнгать традицияләрен саклау өлкәсендә программаларны берләштерә. Өч атнаның ял көннәрендә безнең мәдәни-социаль тормыш дөньясына чумып була. Бу фестивальдә креатив мохит формалаша, яңа тарих, яңа продуктлар туа торган лаборатория дә ул. Милли-рухи кыйммәтләр шулай таралыш ала», – диде Ренат Мамин.
Ул мәдәният өлкәсе кешенең эш нәтиҗәлелеген арттыруын, стресска каршы көрәш чарасы да булуын, эштән арыганлыктан да коткаруын искәртте. «Кеше көндәлек бертөрле тормыштан бүленеп торып, мәдәният дөньясы белән очраша икән, рухи яктан гына үсеп калмый, рухи капиталын да үстерә. Шуның нәтиҗәсендә республика, ил хакына эше дә яхшырак барачак», – дип саный Ренат Мамин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз