Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ренат Мөхәммәтов: “Интернет мөселман өммәтен берләштерүче булып тора”
Интернет кулланучылар Яндекс системасы аша күбрәк Ислам турындагы мәгълүматны эзли
(Казан, 27 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Бик көчле мөселман матбугат чаралары булмау сәбәпле, Интернет мөселман өммәтен берләштерүче бер мәйдан булып тора”, - дип белдерде бүген мөселман журналистларының Казанда уза торган гомумроссия конференциясендә www.islam.ru мәгълүмат порталы мөхәррире Ренат Мөхәммәтов.
Хәзерге вакытта интернетта Ислам белән бәйле Интернет-ресурслар иллегә якын, православие белән бәйлеләре - 742. Шулай да интернет кулланучылар Яндекс системасы аша күбрәк Ислам турындагы мәгълүматны эзли. “Исламньюс” мәгълүмат агентлыгы вәкиле Алмаз Абдрахманов әйтүенчә, агымдагы елның апрель аенда гына да мондый запрослар 185 меңнән артып киткән.
Алмаз Абдрахмановны Интернеттагы сайтларның сыйфат мәсьәләсе, аларда медиаресурслар, ягъни аудио һәм видео язмаларның җитәрлек булмавы борчый. Шуңа күрә Ренат Мөхәммәтов тә бу мәсьәләдә башка диннәрне тотучылар дәрәҗәсенә җитә алмавыбызны билгеләп үтте. “Интернет мәгълүмат бирүче генә түгел, мөселман өммәтен берләштерүче дә булып тора”, - диде ул.
“Россия мөселманнарының зыялы катламы әле формалашып кына килә. Әгәр мәгълүмат таратучы каналлар ачык булмаса, диалогка чакырмаса, бу катлам барлыкка килмәскә дә мөмкин”, - дип белдерде Ренат Мөхәммәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз