news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ренат Лайшев: Вәлиеваны допингта гаепләүләре чынбарлыкка туры килми

Ренат Лайшев: Вәлиеваны допингта гаепләүләре чынбарлыкка туры килми
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваны допингта гаепләүләре чынбарлыкка туры килми һәм Көнбатыш илләре вәкилләре тарафыннан махсус уйлап чыгарылган. «Татар-информ» белән әңгәмәдә «Самбо-70» оешмасы президенты Ренат Лайшев шул фикерне белдерде.

«Минемчә, бөтен бу вакыйга — уйдырма һәм аның турында ялган. Ул моны инкяр итмәскә мәҗбүр. Мөгаен, аңа танырга дип күрсәтмә биргәннәр һәм бу санкцияләр көчсезрәк булырга тиеш, дигәннәрдер. Бөтен Көнбатыш — алдакчылар һәм ялганчылар. Алар белән бернинди дә эш алып барырга ярамый», — дип үзенең бу хәлгә карашы белән уртаклашты спорт функционеры.

Лайшев шулай ук Спорт арбитраж суды (CAS) карарына карамастан, Вәлиева карьерасын дәвам итә алачагын һәм зур уңышларга ирешәчәген ассызыклады.

«Мин аңа ышанам. Аның потенциалы һәм таланты искиткеч зур. Һәм ул дәвам итәчәк. Ләкин, әлбәттә, без үз спортчыларыбыз өчен борчылабыз, аларны яратабыз һәм битараф була алмыйбыз. Бу барлык спорт төрләренә дә кагыла», — дип ассызыклады Лайшев.

Кичә Спорт арбитраж суды Камилә Вәлиеваны допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дүрт елга дисквалификацияләде. Ул шулай ук аның 2021 елның декабреннән барлык спорт казанышларын, шул исәптән Олимпия чемпионы исемен дә юкка чыгарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot