news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ренат Лайшев: Алинә Заһитова яхшы тренер булачак

Ренат Лайшев: Алинә Заһитова яхшы тренер булачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россия фигуралы шуу остасы Алина Заһитова үзен яхшы спортчы гына түгел, зирәк оештыручы да итеп күрсәтте. Һичшиксез, ул искиткеч тренер булачак, дип ышана «Самбо-70» оешмасы президенты Ренат Лайшев.

«Аның бар да килеп чыгасына мин ышанам. Алина Заһитова булдыра, үзен зирәк оештыручы итеп күрсәтте. Һәм яхшы тренер булачак. Анда бу күренеп тора. Ул дөрес юлда», — дип белдерде ул «Татар-информ»га.

Тренерлык карьерасы белән шөгыльләнү нияте турында фигуралы шуу остасы узган елның декабрендә үк сөйләде. 2023 елның июнендә ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, алар республикада бу проектны тормышка ашыру турында фикер алышты. Соңрак Татарстан спорт министры Владимир Леонов Алинә Заһитованың фигуралы шу мәктәбенең 2024 елда ук ачылачагын игълан итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot