news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ренат Ибраһимовның хатыны Светлана: Мин унбиш ел оҗмахта кебек яшәдем

Милли китапханәдә Ренат Ибраһимовны искә алу кичәсе башланып китте. Кичәгә аның хатыны, дүрт баласының әнисе Светлана да килгән.

«Əлеге кичә алдыннан ике көн йоклый алмадым - бик борчылдым. Каушаудан бөтен сүзләремне онытырмын дип чыгышымны кәгазьгә язып әзерләдем», - диде Светлана Ибраһимова журналистларга.

«Ренат Ибраһимов искиткеч гадел, дини кеше иде. Мин аның белән 15 ел оҗмахта кебек яшәдем», - диде ул.

Светлана Ибраһимова легендар шәхеснең исемен мәңгеләштерү йөзеннән аның исемендәге фондны эшләтеп җибәрү теләген җиткәрде.

Искә алу кичәсе Милли китапханәнең конференцияләр залында Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында бара. Кичәгә Мәскәүдән зур делегация килгән.

Оештыручылар Ренат Ибраһимовны актер һәм продюсер буларак ачкан фильмнардан өзекләр, җыр язмалары һәм хатирәләр вәгъдә итә.

  • Ренат Ибраһимов 2022 елның 14 маенда 74 яшендә вафат булды.
news_right_1
news_right_2
news_bot