news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ренат Ибраһимовның туган көнендә җырчыга мемориаль һәйкәл ачылачак

Мытищада Волков мөселман зиратында җырчы Ренат Ибраһимовка мемориаль һәйкәл ачылачак. Тантана җырчының туган көнендә, 20 ноябрьдә узачак, дип хәбәр итә Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге.

«Үзебезне камилләштереп, без җаныбызны камилләштерәбез. Һәм киресенчә...», дип мемориалга рус һәм татар телләрендә язылган.

Һәйкәлне Ренат Ибраһимовның дуслары ясаган. Тантана 12.00 сәгатьтә башланачак.

  • Ренат Ибраһимов 2022 елның 14 маенда вафат булды. Аңа 74 яшь иде.
news_right_1
news_right_2
news_bot