news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Ибраһимов юбилее уңаеннан зур концерт булачак

Мәскәүдә 2018 елның гыйнварь аенда узачак концертта Динә Гарипова, Марат Башаров, Дмитрий Дюжев һ.б катнашыр дип көтелә.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 2018 елның 31 гыйнвар көнне Мәскәү Кремль сараенда Россия һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовның 70 яшьлегенә багышланган концерт булачак. Бу хакта алты республиканың халык артисты Ренат Ибраһимов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында хәбәр итте.

Исегезгә төшереп узабыз, бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Ренат Ибраһимов, Казанның FILMFLAY анимация студиясе җитәкчесе Даниил Фәйзрахманов журналистлар белән очрашты. Очрашуда җырчының “Домой” җырына нигезләнеп эшләнгән мультфильм тәкъдим ителде һәм артистның иҗади планнары турында мәгълүмат бирелде.

“Юбилей уңаеннан Мәскәүдә оештырыла торган концертта Татарстаннан Динә Гарипованы чакырырга ниятләп торам, - ди Ренат Ибраһимов. - Ул кызның җырлавы ошый. Иҗатташ дусларым Марат Башаров, Дмитрий Дюжев, Константин Хабенский һ.б. да килер дип уйлыйм. Ләкин әле аларның эш графигы белән таныш түгел”.

Ренат Ибраһимов “Татар-информ” хәбәрчесенә юбилей концертының Казанда да кабатланачагын белдерде. Юбилей чараларын яраткан Казан тамашачысы белән дә уздырасым килә. Бу хакта сөйләшүләр бара, диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100