news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Ибраһимов: Ваһапов фестивалендә катнашу - трамплиннан сикерү белән бер

Артист яшь җырчыларга киләчәктә үзләренә шактый тырышырга кирәклеген әйтте.

Ренат Ибраһимов: Ваһапов фестивалендә катнашу - трамплиннан сикерү белән бер
архив/Абдул Фархан

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальдә катнашуны трамплиннан сикерү белән чагыштырды. Бу фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә фестивальнең юбилей концертында сөйләде.

“Фестивальдә катнашу - трамплиннан сикерү кебек ул. Киләчәктә яшь җырчыларга үзләренә һәрдаим эшләргә кирәк булачак. Бу – әле бары тик башлангыч этап кына. Җырчылар өчен әле барысы да алда, бер урында тукталып калырга ярамый”, - диде ул.

“Мине иң шатландырганы – Ваһапов фестиваленең елдан-ел көчле булуы, яшь башкаручыларның сыйфат дәрәҗәләре югары булуда. Бәйгене хәзер Татарстаннан тыш, башка төбәкләрдә, илләрдә дә беләләр”, - дип сөйләде җырчы.

Ренат Ибраһимов фикеренчә, иң мөһиме – фестиваль катнашучылары сәхнәгә чыкканда сәнгатьне лаеклы тәкъдим итә. “Очраклы рәвештә генә килеп эләккән кешеләр юк”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100