news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Ибраһимов Татарстанда җыр сәнгате авыл дәрәҗәсендә, дип саный

Яхшырту өчен, акча түләп, мине Татарстанга чакырсыннар - татар җырына нәрсә кирәген беләм, ди халык артисты.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстанда оештырыла торган “Үзгәреш җиле” – проблеманың тактик чишелеше генә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Ренат Ибраһимов әйтте.

Халык артисты “Татар-информ” хәбәрчесенә “Үзгәреш җиле” проекты турындагы фикерен дә җиткерде. “Проблеманың тактик һәм стратегик чишелешләре бар, - ди Ренат Ибраһимов. – “Үзгәреш җиле” - проблеманың тактик чишелеше. Бер карасаң, ул дөрес тә шикелле, әмма бу мәдәнияттә бернинди җитди үзгәрешләр бирмәячәк. Шуңа күрә стратегик чишелешне кулланырга кирәк. Тактик булганда, зур акчалар җилгә генә очырыла, уйланып бетерелмәгән проект. Р.Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар конкурсында жюри рәисе булып торам. Менә  бу проектны бик кирәкле дип саныйм. Татарстанда талантлы яшьләр бар. Аларны дөрес юлдан гына җибәрәсе иде. Үзенчәлекле тавышлар, репертуар да җитди, “Татар җыры”ннан нык аерылып тора”.

Ренат Ибраһимов Татарстанда җыр сәнгате авыл дәрәҗәсендә, беркатлы, дип саный.  Тәҗрибәле җырчы бу юнәлештә ярдәм итәргә әзер булуын да белдерде.

“Иң мөһиме - татар җырына нәрсә кирәген беләм, - ди Ренат Ибраһимов . – Аның өчен миңа Казанда булуым кирәк. Җыр сәнгате турында күп уйландым. “Сайланмалар” китабында да ул хакта яздым. Республика җитәкчелегенә дә сәнгать турында уйланырга кирәк. Мине Татарстанга чакырсыннар. Мәсәлән, спортта хоккей, футбол тренерларын чакырып контракт төзегән кебек була инде. Сәнгать, мәдәнияттә дә нәкъ шулай эшләргә кирәк. Бу юнәлештә максатчан һәм төгәл итеп шөгыльләнергә кирәк. Моның өчен акча күчерергә һәм биш елга программа төзү мәслихәт. Биш елда җыр сәнгатендә сикереш ясарга мөмкин булыр иде. Бүгенге халәтне үзгәртү, дәүләт җитәкчелегеннән тора, хуҗалар теләве мөһим. Спорттан тыш бу теманы да кайгыртсыннар, сәнгать турында да уйлансыннар иде”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100