news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ренат Ибраһимов, Согдиана һәм Айдар Сөләйманов Мәскәүдә Нәүрүз бәйрәмендә катнашты

Россия башкаласында Нәүрүз ундүртенче тапкыр үткәрелә.

Ренат Ибраһимов, Согдиана һәм Айдар Сөләйманов Мәскәүдә Нәүрүз бәйрәмендә катнашты
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Мәскәүдә узган Нәүрүз бәйрәмендә Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов һәм "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов, популяр җырчы Согдиана һәм башкалар катнашкан. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нәүрүз Россия башкаласында инде 14 нче тапкыр бәйрәм ителә. Чара иртәнге сәгать 10да башланды һәм кичке сәгать 8гә кадәр ике мәйданчыкта – 75 нче павильонда һәм ачык һавада дәвам итте. Бәйрәмдә төрле халыкларның милли ризыкларын һәм тәм-томнарны татып карарга мөмкин булды, диелгән хәбәрдә.

Бәйрәмдә Татарстан халык сәнгать һөнәрләре осталары зәркән бизәнү әйберләре, милли чигүле күн аяк киемнәре һәм аксессуарлар, кием-салым, савыт-саба, төрле сувенирлар тәкъдим иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot