news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Ибраһимов Рифат Фәттаховка татар җырын дөнья югарылыгына чыгарырга булыша

Күренекле җырчы Ваһапов фестиваленең сәнгать җитәкчесе булачак.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Ренат Ибраһимов продюсер Рифат Фәттаховка Ваһапов фестивален дөньякүләм югарылыкка чыгарырга ярдәм итәчәк. Дөньякүләм танылган мәшһүр җырчы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов, шушы зур максатларны күздә тотып, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә фестивальнең генераль продюсеры, Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов белдерде. “Бу - безнең өчен зур дәрәҗә һәм, әлбәттә, үсеш мөмкинлеге”, диде ул.

Ә Ренат Ибраһимов Ваһапов фестиваленең сәнгать җитәкчесе булу тәкъдимен бик теләп кабул итүен әйтте. “Үз республикама, үз халкыма ярдәм итәргә мин һәрвакыт әзер, - диде Мәскәүдә яшәгән татар җырчысы. - Ә Ваһапов фестивалендә мин соңгы елларда турыдан–туры катнашам һәм шуны әйтә алам: бу – бик тә лаек, уникаль проект. Фестивальнең тәҗрибәле, көчле продюсеры бар - Рифат Фәттахов. Фестивальнең бик дәрәҗәле Кайгыртучылар Советы бар: аны шагыйрь һәм депутат Разил Вәлиев үзе җитәкли”.

“Үз тәҗрибәмнән, күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам: Ваһапов фестиваленең үсеш мөмкинлекләре дә бик зур. Фестивальне Россия дәрәҗәсенә, һәм хәттә ки халыкара дәрәҗәгә күтәрергә мөмкин һәм кирәк. Без шулай килештек: бу эштә минем продюсерлык үзәгем дә ярдәм итәчәк, - диде ул. - Әгәр дә минем тәҗрибәм, белемем, бәлки – исемем дә, Ваһапов фестивален, һәм гомумән дә татар мәдәниятен үстерүгә ярдәм итә икән, чиксез шатмын”.

Ваһапов фонды һәм Ренат Ибраһимовның продюсерлык үзәегенең беренче уртак проекты – 27 октябрьдә Мәскәүнең данлыклы Колонналы Залында Ваһапов фестиваленең гала-концерты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100