Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ренат Ибраһимов: Минтимер Шәймиев Президент булганда халыкның хәленә керә белде
«Аның авыл хуҗалыгы, сәнәгать, мәдәният өлкәләрдәге эшчәнлеге нәтиҗәсендә Татарстан Россиядә алдынгы урынын саклап кала алды», — диде җырчы.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). РСФСРның халык артисты, Тукай премиясе иясе, җырчы Ренат Ибраһимов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкче вазифасында булганда да гади халыкның хәленә керә белеп эш итте дип саный.
«Минтимер Шәрипович турында башкарган эшләреннән чыгып та фикер йөртеп була. Ул гап-гади авыл егете, әмма җитәкче булганда да зирәклекне югалтмады. Һәр кешенең үз урынын билгели алды», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Җырчы Беренче Президентны киңкырлы шәхес дип атады. «Татарстан аның уңышлары белән горурлана: аның авыл хуҗалыгы, сәнәгать, мәдәният һ.б. өлкәләрдәге эшчәнлеге нәтиҗәсендә Татарстан Россиядә алдынгы урынын саклап кала алды», — диде ул.
«Халкыбыз алдында олы вазифаны башкарды. Кирәкле вакытта кирәкле урында җитәкчелек итте», — диде Ренат Ибраһимов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз