news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Ибраһимов мемуарлар язган

24 февральдә Милли китапханәнең Уку залында «Избранное» («Сайланмалар») дип аталган әлеге китапны тәкъдим итүгә багышланган иҗат кичәсе була.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов мемуарлар жанрында китап язган. Бу хакта Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хәбәр итә.

24 февральдә Милли китапханәнең Уку залында «Избранное» («Сайланмалар») дип аталган әлеге китапны тәкъдим итүгә багышланган иҗат кичәсе була.

Ренат Ибраһимовның «Избранное» («Сайланмалар») китабына хатирәләр рәвешендәге кыска, әмма гаҗәеп тирән эчтәлекле хикәятләре тупланган. Әти-әнисе, иҗатташлары белән бәйле истәлекләр, үзенең җыр өлкәсендәге эшчәнлеген, шулай ук дини карашларын-гамәлләрен тасвирлаган өлешләр үзара оста яраштырылып, мавыктыргыч итеп язылган, ди оештыручылар.

Иҗат кичәсе 18:00 сәгатьтә башлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100