news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ренат Ибраһимов Мәскәү Сабан туенда катнашучыны үз вилласында бер атна ял иттерәчәк

Мәскәү Сабан туенда «Хәләл-җәй» ярминкәсе һәм концерт программасы да була.

Ренат Ибраһимов Мәскәү Сабан туенда катнашучыны үз вилласында бер атна ял иттерәчәк
Рамиль Гали

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Ренат Ибраһимов Мәскәү Сабан туенда катнашучыны Ялтадагы вилласында бер атна ял иттерәчәк. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

21 июльдә Мәскәү Сабан туена килүчеләр өчен җырчы Ренат Ибраһимовтан махсус приз булачак.

Чаллы делегациясе Мәскәүнең «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендә узачак бәйрәм уңаеннан үз программасын әзерли. Моннан тыш, мәскәүлеләр һәм башкала кунаклары өчен дөнья кисәкләрен гәүдәләндергән алты мәйданчык оештырылачак. Аларны «Хәләл-җәй» ярминкәсе һәм концерт программасы көтә. Шулай ук җәй уртасында тимераякта шуарга, фигуралы шуу һәм хоккей йолдызларының мастер-классларында катнашырга мөмкин, диелгән әлеге хәбәрдә.

Бәйрәмдә 2018 килограммлы чәкчәк тә тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot