news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Ибраһимов Мәскәү Кремлендә юбилей кичәсе уздырды

Артистны котлап, Роза Рымбаева, Динә Гарипова, Марат Бәшәров һәм башкалар чыгыш ясады.

Ренат Ибраһимов Мәскәү Кремлендә юбилей кичәсе уздырды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казань, 2 февраль, «Татар-информ»). Мәскәү Кремленең концертлар залында РСФСР һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовның юбилей концерты узды. Бу турыда Россиядә Татарстан вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юбиляр татарча, русча, инглизчә, итальянча, испанча җырлар башкарды. Тамашада Совет заманы һәм дөнья хитлары яңгыраган: «Королева красоты», «В краю магнолий», «Листья желтые», Besame Mucho, «Старый клен», «Темная ночь», «Ария Мистера Икс» һ.б.

Ренат Ибраһимовны котлап, Роза Рымбаева, Динә Гарипова, Анатолий Ярмоленко, Марат Бәшәров, Маргарита Позоян, Ержан Нургалиев, “Тенора 21 века” арт-төркеме, “Домисолька” балалар ансамбле чыгыш ясаган.

Кремль фойесында Ренат Ибраһимовның архив фотоларыннан күргәзмә эшләгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100