news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Ибраһимов Мәскәүдә татарча белем бирә торган мәктәпләрнең юклыгына борчыла

Җырчы татар теленең өйдә һәм мәктәптә мәҗбүри булуы яклы.

Ренат Ибраһимов Мәскәүдә татарча белем бирә торган мәктәпләрнең юклыгына борчыла
архив/Абдул Фархан

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов Мәскәүдә татар телендә белем бирә торган мәктәпләрнең юклыгына борчылуын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Балалар белән хатыным да, әби-бабай да өйдә татарча гына сөйләшә. Кызганыч, Мәскәүдә татар телендә белем бирүче мәктәпләр юк. Бу – зур җитешсезлек. Моңа ничек тә булса яраклашырга туры килә инде”, - диде ул.

“Туган телгә балаларны өйдә гаилә белән бергәләп сөйләшеп өйрәтергә кирәк. Шунда гына татар телен белүнең нәтиҗәсе булачак. Үскәч, балалар татарча сөйләшмәсәләр дә, ул аңда калачак, барыбер онытылмаячак. Кирәкле вакытта ул ярап куячак”, - дип сөйләде җырчы.

Хәзерге вакытта Ренат Ибраһимов Мәскәүдә гаиләсе белән яшәвен әйтте. “Хәлләр төрлечә, мәшәкать җитәрлек. Минем дүрт кечкенә балам бар, аларны үстерәбез. Студиядә дә эш күп. Мәскәү һәм башка шәһәрләрдә концертлар куям”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100