news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Ибраһимов Кырымда бәби таптыра торган мунча ачарга тели

Халык артистының дүртенче китабы мунчада бала табу серләре хакында бәян итәчәк.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бала салкын хастаханәдә түгел, ә җылы мунчада дөньяга килергә тиеш. Бу хакта “Татар-инфом” мәгълүмат агентлыгында Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай бүләге лауреаты 8 бала атасы Ренат Ибраһимов хәбәр итте.

“40 яшькә кадәр, ир-ат бала чутыннан йөри, - ди Ренат Ибраһимов. - Еш ялгыша, уйланылмаган гамәлләр кыла. Фәкать 40 яшьтән соң гына ир кеше җитлегә, аңа акыл керә. Китапларымны да мин олыгайгач, тормыш тәҗрибәсе туплагач кына яза башладым. Өч китабым чыкты. Менә дүртенчесен язарга керештем. Яңа китабымда мунчада бала тудыру турындагы тәҗрибәм белән дә уртаклашырга уйлыйм. Кече кызыбыз Мәрьямгә 9 ай. Ул мунчада дөньяга килде. Бала табу өчен иң кулай урын - мунча, чөнки биредә өч "т" бар. Беренчедән, "тепло", икенчедән, "тихо", өченчедән "темно". Сигез бала атасына ышаныгыз: бу уңайлыклар замана хастаханәләренең берсендә дә тәэмин ителмәгән. Хатыным Светлананың тулгагы башлангач, бабай яккан мунчага киттек (бабай - Светлананың әтисе, миннән ун яшькә яшьрәк ул). Кабартылган балалар бассейнына җылы су агыздым. Алдан сөйләшеп куелган акушерны чакырдык. Кендек кисәргә дип аптектан кайчы һәм кендек бәйләр өчен теш җебен дә алдан алып куйган идем. Барысы да уңышлы булды. Киләчәктә Кырымда бәлкем шундый бала тудыру мунчалары ачарга дигән фикер бар. Мин булдыра алмасам, башкалар эшли ала. Кырымда моның өчен шартлар тудырылган, анда җылы”.

Алты республиканың халык артисты исемен йөрткән бердәнбер җырчы Ренат Ибраһимовны яшь буын темасы да кызыксындыра.

“Бүгенге яшьләр аз кызыксынучан, безнең буын яшь вакытта активрак иде. Иҗатта мин һәрвакыт азатлык яраттым”, - ди Ренат Ибраһимов. Халык җырчысы Казанда шәхси мәктәп ачарга кирәклеген дә ассызыклап узды. “Нәкъ менә шәхси мәктәп, чөнки андый мәктәпне хөкүмәт яптыра алмаячак. 7 еллык программага исәпләнгән мәктәптә балалар тормышка яраклы, фикер йөртә алырлык итеп, ныклы тәрбия алырлар иде. Моның өчен инвесторларны җәлеп итәргә кирәк”,- диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100