news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Ибраһимов кече хаҗ – гомрә кылган

Җырчы барлык кешегә дә хаҗга барырга киңәш иткән.

Ренат Ибраһимов кече хаҗ – гомрә кылган
архив/Султан Исхаков

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов Согуд Гарәбстанына кече хаҗ - гомрә кылырга барган. Бу хакта җырчы үзенең Инстаграм аккаунтында хәбәр итте.

“Яңа ел узуга гомрә кылырга бардым. Онытылмаслык хис-кичерешләр, барыгызга да хаҗга барырга киңәш итәм!” – дип язган Ренат Ибраһимов.

  • Хаҗ - исламның бишенче шарты. Ягъни, матди хәленнән килсә, мөселман кешенең гомерендә бер мәртәбә булса да Мәккәдәге изге йорты – Кәгъбәгә баруы фарыз.
  • Бу матди һәм физик мөмкинлекләре булган һәр мөселман гомерендә бер тапкыр Зөлһиҗҗә аенда Мәккәгә хаҗга барырга тиеш дигән сүз. Мәккә - мөселманнарның Гарәп ярымутравында урнашкан изге шәһәрләреннән иң әһәмиятлесе.
  • Гомрә – хаҗ кылу вакытыннан башка елның теләгән көнендә хаҗ кылу. Гомрә хаҗын гомердә бер тапкыр башкару сөннәт гамәл.
  • Гомрәнең гамәлләре өчәү: тәваф кылу (Кәгъбәтуллаһны 7 тапкыр әйләнеп чыгу), сәгый кылу (Сафа белән Мәрва таулары арасында 7 тапкыр үтү) һәм чәчне алдырып яисә кыскартып, ихрамнан чыгу. Олы хаҗда исә бу гамәлләрдән башка, Мина тарлавыгында булу, Гарафәттә тору, төнен Мөздәлифәдә куну, Минада яшәү, “шайтанга таш ату” йоласын үтәү, корбан чалу гамәлләре дә өстәлә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100