news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Ибраһимов Казанда Разил Вәлиевның иҗат кичәсендә катнаша

Язучының юбилеена багышланган иҗат кичәсе апрельдә уза.

Ренат Ибраһимов Казанда Разил Вәлиевның иҗат кичәсендә катнаша
Александр Эшкинин

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). 8 мартта Мәскәүнең “Золотое кольцо” халык музыкасы һәм җырлары милли театры бинасында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовның “Дарите женщинам цветы” дип аталган концерты булачак. Бу хакта җырчының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ә Казанда җырчыны 3 апрельдә күрү мөмкинлеге бар. Ул халык язучысы һәм Татарстан Дәүләт советы депутаты Разил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилеена багышлап Г.Камал театрында үтәчәк иҗат кичәсендә катнашачак. Бу хакта Разил Вәлиев үзе хәбәр итте.

Ноябрь аенда Ренат Ибраһимовка 70 яшь тула. Җырчы юбилей чараларын Казанда үткәрергә дә вәгъдә итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100