news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Ибраһимов: Ислам диненә татар теле аша килдем

Россиянең халык артисты Мәскәүдә Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемә басмасын тәкъдим итүдә катнашты.

Ренат Ибраһимов: Ислам диненә татар теле аша килдем
Абдул Фархан/архив

(Мәскәү, 17 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Ренат Ибраһимов ислам диненә татар теле аша килүен әйтте. Соңыннан, динне тирәнтен өйрәнгәндә, рус телендә чыккан китапларга таянырга туры килде, диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

"Ислам дине миңа татарча, әбием аркылы иңде", - диде ул бүген Мәскәүдә Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәсен тәкъдим итү уңаеннан оештырылган чарада. Ренат Ибраһимов бу бәйрәмгә шәрәфле кунак буларак чакырулы иде.

Яңа татарча басма турында фикерен белдереп, артист китапның телен аңлауда кыенлыклар кичерүен әйтте. "Әдәби телне аңлавы миңа авыррак", - диде ул.

Ренат Ибраһимов, динне тирәнтен өйрәнгәндә, рус телендәге китапларга таянганын әйтте. Татарстан мөфтияте тарафыннан Коръән мәгънәләренең русчага тәрҗемәсе әзерләнү хәбәрен ишеткәч, моңа шатлануын белдерде.

  • Ренат Ибраһимов утыз елдан артык ислам динендә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100