Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ренат Ибраһимов: Гаиләдә татарча сөйләшергә тырышабыз
Россия һәм Татарстанның халык артисты телевизордан яңгыраган татар җырлары авылча булса да, телне сакларга булыша, ди.
(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Россия һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов, Казанның FILMFLAY анимация студиясе җитәкчесе Даниил Фәйзрахманов журналистлар белән очрашты.
Алар матбугат әһелләренә “Домой” җырына төшерелгән мультфильм тәкъдим итте. Очрашу вакытында Ренат Ибраһимов тарафыннан язылган китаплар турында да мәгълүмат бирелде.
“Домой” җырын Бөек Җиңү көне уңаеннан иҗат иткән идем, - ди Ренат Ибраһимов. – Башта музыкаль-анимацион проектны “Ай-былбылым” җырына эшләргә дигән теләк бар иде. Ләкин “Домой” әсәренә тукталдык. Киләчәктә тулы метражлы мюзикл эшләргә ниятләдек. Бу җыр һәм башка татар телендә башкарылачак җырлар да анимацион мюзиклда урын алыр дип уйлыйм. Гади клиплар туйдырды, күңел ниндидер үзгә проектлар таләп итә”.
Матбугат конференциясендә алты республиканың халык артисты исемен йөртүче Ренат Ибраһимов 1970 елларда тормышка ашмый калган проектлары хакында да бәян итте. Мәсәлән, ул борынгы Болгар уен кораллары яңгыраган “Болгар” ансамбле оештырырга теләгән. Ләкин ул заманнарда ансамбльне “Болгар” дип атарга ризалык бирмәгәннәр.
Җырчы татар теленә нисбәтле фикерен дә белдереп узды.
“Без гаиләдә татарча сөйләшергә тырышабыз. Хатыным татарча яхшы белә, балаларым да татарча аңлый. Онытылып рус теленә күчкән чаклар да була. Безнең өйдә бабай да, әби дә яши, күбрәк әби татарча сөйләшә. Хатыныма да татарча гына сөйләш, дим. Балаларым татарча аңлый, ләкин татарча бик сөйләшмиләр, кайбер сүзләрне әйтәләр. Өебездә татарча җырлар еш яңгырый. Әби ТНВны кабызып җырлар тыңларга ярата. Минем бер-ике җырдан соң түземлегем бетә, аларның дәрәҗәсе авылча, бик үзешчән. Ләкин җырлар телне сакларга булыша”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз