news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Ибраһимов гөнаһсыз китап язган

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты: Кешегә файда бирсә, ул гөнаһсыз китап була.

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов үзенең 70 яшьлек юбилее алдыннан чыгарылган “Сайланмалар” китабын “гөнаһсыз китап” дип атады. Юбилейга бәйләп уйланылса да, ул традицион мемуарлар жанрында язылмаган. “Китап автобиография генә түгел, аны укыгач кеше төрле темалар буенча “ликбез” алсын дип тырыштым”, - диде автор үзе.

Ренат Ибраһимов китабының “гөнаһсызлыгын” “анда кешегә җиткерәсе фәлсәфи фикерләр булуы” белән дәлилләде. “Кешегә бернәрсә дә бирми, ә вакытын гына ала торган китапны” ул “кәгазь исраф итеп бастырылган гөнаһлы китап” дип атады. “Кешегә файда бирсә, ул гөнаһсыз китап була”, - диде.

Китапта юлына аркылы төшүчеләргә урын булмавын автор түбәндәгечә аңлатты: “Юлларыма аркылы төшүчеләргә рәхмәт әйтәм. Ул кешеләр - бик файдалы кешеләр. Аларның тормыш юлымда авырлык тудыруы яхшыга гына булды. Оҗмахка да юл авырлыклар аша ди бит, ә рәхәтлекләр юлы тәмугка илтә. Бу тормышта үзеңә генә үпкәләргә мөмкин", - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100