news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Харис: Яңа Татарстанның төп үзенчәлеге – ул татар халкының үзаңын үзгәртү

Татарстанның халык шагыйре бу үзгәрешләрне Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исеме белән бәйли.

Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Яңа Татарстанның төп үзенчәлеге – ул татар халкының үзаңы үзгәрүе, - дип саный Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә белдерде. 

"Ул чор татар халкының алгарышы, демократиягә тартылуы, мәдәнияте һәм әдәбияты үсеше ягыннан иң күп мөмкинлекләр булган чор. Мин үземнең шушы команда кешесе булып, Татарстаның дәүләт символларын эшләүдә катнашуым белән горурмын”, - диде ул.

Мәгълүмат өчен, Ренат Харис Татарстанның дәүләт символлары буенча эшче төркемне җитәкли һәм Татарстанның Дәүләт флагын, гербын, гимнын кабул итүгә әзерли.

Бу үзгәрешләрне халык шагыйре Минтимер Шәймиев исеме белән бәйли. ““Шәймиев тормышның үсеш баскычларын сикереп узмыйча, һәр басмасына үз аягы белән басып, ныклыгын сынап үткән кеше. Ул үз командасы белән бергә яңа Татарстанны төзи башлады. Минтимер Шәрипович татар халкының иң кыен чагында дилбегәне үз кулына алырга батырчылык иткән кеше”, дип билгеләп үтте ул Татарстанның беренче Президенты турында.

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис Минтимер Шәймиев урынында сәяси тәҗрибәсе, хуҗалык итү тәҗрибәсе азрак булган кеше булса, юлыбыз башкачарак булып, татар халкына кыенгарак туры килүе мөмкин дигән фикердә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100