news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Харис шагыйрь Фатих Кәримне Гиннесс китабына кертергә тәкъдим итте

"Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында окопта утырып, моның кадәр әсәр иҗат иткән бер генә милләт язучысы да юк", - ди шагыйрь.

Ренат Харис шагыйрь Фатих Кәримне Гиннесс китабына кертергә тәкъдим итте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 29 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Ренат Харис татар шагыйре Фатих Кәрим Гиннессның рекордлар китабына кертелергә тиеш дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Бишбүләк районы Ает авылында шагыйрь Фатих Кәримнең яңартылган музее ачылышында сөйләде.

“Фатих Кәримгә без һәрвакыт: мәхәббәт, горурлану, соклану хисләре белән киләбез, чөнки аның кебек шагыйрьләр дөньяда бик аз. Хәтта мин Фатих Кәримне Гиннесс китабына да керергә лаеклы дип саныйм. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында окопларда сугышып, 150 шигырь, 9 поэма, ике повесть һәм бер пьеса язган бер генә милләт язучысы да юк”, - диде ул.

Ренат Харис фикеренчә, Фатих Кәрим гражданин, патриот, иҗатчы шагыйрь буларак та соклануга лаек кеше. “Ает авылында аның музее ачылу – Башкортстан, Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия һәм дөнья әдәбияты өчен зур вакыйга”, - ди шагыйрь.

“Күп язучылар сугыша, штат эшчеләре, корреспондентлар була. Эрнест Хемингуэй, Михаил Исаковский, Әхмәт Фәйзи, Риза Ишморат һ.б. беркем дә окопта утырып моның кадәр әсәр иҗат итмәгән”, - дип сөйләде Ренат Харис.

  • Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында туа. Бөек Ватан сугышына кадәр һәм сугыш елларында иң актив иҗат иткән шагыйрьләрнең берсе. Сугыш башланыр алдыннан “халык дошманы” дип гаепләнеп кулга алына. Фронтка китәргә теләк белдереп үтенечләр язгач, аны сугышка җибәрәләр. 1945 елның 19 февралендә Кенигсберг тирәсендә һәлак була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100