news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Харис РФ Президенты мәдәният советының яңа составына кертелмәде

Владимир Путин раслаган Мәдәният һәм сәнгать буенча Россия Президенты каршындагы советның яңа составында Татарстан вәкиле юк.

Ренат Харис РФ Президенты мәдәният советының яңа составына кертелмәде
Рамиль Гали/архив

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис Мәдәният һәм сәнгать буенча Россия Президенты каршындагы советның яңа составына кертелмәде. Әлеге составта биш ел әгъза булып торган шагыйрь яңа советны Мәдәният турында закон кабул итү юнәлешендә активрак булырга чакырды һәм уңышлар теләде.

Владимир Путин Мәдәният һәм сәнгать буенча Россия Президенты каршындагы советның яңа составын раслады. Указга 20 ноябрьдә кул куелган.

Яңа советта Татарстан вәкиле юк. Халык шагыйре Ренат Харис Мәдәният һәм сәнгать буенча Россия Президенты каршындагы советның регионнар буенча төзелмәвен, анда күренекле кешеләрнең туплануын, үзенең Татарстан вәкиле буларак кермәгән булуын ассызыклап үтте.

“Без бик күп эшләр эшләдек, ул бик кирәкле Совет. Дәүләт премияләрен бирү мәсьәләләрен дә без карадык. Яңа Совет та эшен шул юнәлештә дәвам итсен иде”, - диде Ренат Харис.

Ул Советның соңгы тапкыр җыелуында үзләренә Президентның Рәхмәт хатлары тапшырылуын әйтте.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100