news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Харис РФ Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы Президиумы составына керде

2005 елда Р.Хариска “Кыйссаи Йосыф” балеты либреттосын иҗат иткән өчен Россия Федерациясе Дәүләт премиясе тапшырылган

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Мария Кирюхина). РФ Президенты Владимир Путин РФ Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы Президиумы составын раслады. Анда Татарстан Республикасы халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Ренат Харис та кергән.
Шулай ук совет составына кинорежиссер Карен Шахназаров, пианист Денис Мацуев, кинорежиссер Александр Сокуров һ.б. кергән, дип хәбәр итә РФ Президенты рәсми сайты.
Ренат Харис 40 тан артык поэма авторы, аларның кайберләре опера, балет, оратория, теле-радиоспектакльләр буларак тәкъдим ителгән. Аның шигырьләренә Казан, Мәскәү, Уфа, Сарытау һ.б. шәһәр композиторлары көй язган.
2005 елда Р.Хариска “Кыйссаи Йосыф” балеты либреттосын иҗат иткән өчен Россия Федерациясе Дәүләт премиясе тапшырылган. Ул Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты, М.Җәлил исемендәге Татарстан яшьләре республика премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Чуашиянең һәм Каракалпакның (Үзбәкстан) атказанган мәдәният хезмәткәре.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100