news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Харис Милли стратегиядә татар мохитын булдыру кирәклеген әйтте

Язучы “Сәләт” оешмасы бу юнәлештә кирәкле эш алып бара дигән фикердә.

Ренат Харис Милли стратегиядә татар мохитын булдыру кирәклеген әйтте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 26 февраль,“Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык язучысы Ренат Харис Милли стратегиядә татар мохитын булдыруны кирәк дип саный. Бу хакта ул “Сәмрух” премиясе тантанасы алдыннан “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Татар мохитын булдыру бик озак һәм катлаулы эш. Бу юнәлештә “Сәләт” оешмасы бик кирәкле эш алып бара һәм нәтиҗәле итеп тәкъдим итә. Татар мохиты бер кечкенә генә бүлмәдә була алмый, аның анда калуы беркемгә дә кирәкми. Менә шундый оешмалар киңәя-киңәя, халык күләмендә татар мохиты барлыкка килсә, ул безнең стратегик юнәлеше үсешенең бер казанышы булыр иде”, - диде ул.

“Сәләт”нең эшчәнлеге елдан-ел үзгәрә бара, офыкларын киңәйтә, эшен тирәнәйтә. “Сәләт”нең талантлы яшьләрне җәлеп итүдә роле бик зур. “Сәләт” оешмасы тирәсендә эшлекле, матур, бердәмлеккә корылган мохит барлыкка килде. Минемчә, тора-бара ул татар халкының гомум менталитетына да тәэсир итәр дип уйлыйм”, - ди Ренат Харис.

Ренат Харис 25 ел буена “Сәләт” оешмасын хуплап килүен сөйләде. “Күп җыеннарында катнаштым һәм "Сәләт"нең эшчәнлеген безнең өчен бик кирәкле гамәлләрнең берсе дип саныйм”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100