news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Харис Милли үсеш стратегиясенең нигезендә тел һәм әдәбият булырга тиеш дип исәпли

Булачак проектка кагылышлы тәкъдимнәрен Ренат Харис язма рәвештә Милли Шура рәисенә тапшырган.

Ренат Харис Милли үсеш стратегиясенең нигезендә тел һәм әдәбият булырга тиеш дип исәпли
архив/Рамиль Гали

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Татар халкының милли үсеш стратегиясенең нигезендә тел һәм әдәбият булырга тиеш.  Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Ренат Харис шулай дип уйлый. Бу фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Милли үсеш стратегиясенең нигезендә дин була алмый, чөнки ул бездән аерым. Ә менә тел һәм әдәбият булачак проектның төп нигезен тәшкил итәргә тиешләр. Чөнки алар икесе дә кешедә әхлак, аң тәрбияли. Бөтен сәнгатьнең нигезендә, хәтта рәсем, театр, вокал сәнгатьләренең асылында, әдәбият ята”, - диде Ренат Харис.

Аның фикеренчә, бүген педагогик университетны торгызу төп бурычларыбызның берсе булып тора. Моның өчен иң башта яңа укытучылар булдыруның концепциясен төзү зарур.

Хәтта дөнья аренасына чыгып, сүз сөйләрлек сәясәтче дә әзерли алмаганбыз, ди ул. Төп милли проблемаларга шагыйрь кино сәнгатенең булмавы һәм авыллар бетә калса, татар телен ничек саклап калу мәсьәләләрен кертеп карый.

Милли үсеш стратегиясе белән бәйле әлеге һәм башка тәкъдимнәрен Ренат Харис язма рәвештә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка аның язучылар белән очрашуы вакытында тапшырган.

  •  2018 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессына Татар халкы үсеш стратегиясен кабул итәргә кушты. Конгресс белгечләрнең тәкъдимнәрен туплап, стратегиянең эскизын булдырды. Шушы көннәрдә эскиз татар җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителде. Бу хакта Татарстан халкы белән фикер алышу бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100